Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Өзелгән гөлләр... (Сорванные цветы)

Дата написания: 
23 октября 2019

Инсур Мөсәнниф
Өзелгән гөлләр...

Әниләре сипкән орлыклардан
Тамыр җибәрә дә язларын,
Киң болында үсә иде алар...
Җил иркәли иде таҗларын...

Күбәләкләр кунып, канат җилпи,
Бал кортлары оча, тирәләп.
Хуш ис сибә, ачып бар таҗларын,
Яуган чакта яңгыр, сибәләп.

Кошлар моңын тыңлап, иркәләнеп,
Каршылады алар таңнарны...
Кояш нурларында коендылар,
Йокыларга кичен талганчы...

...Килде кеше. Бераз сокланды да,
Комсызланып, өзде бер кочак...
Нигә өзде – үзе аңладымы,
Сулачак бит алар, сулачак...

Утыртты да сулы зур вазага,
Куйды аны тәрәз төбенә...
Берничә көн шунда үткәрделәр...
Уздырдылар шунда төнне дә...

Хуҗалары, дөрес, онытмады,
Су өстәде искә төшкәндә.
Теләге дә изге – сулмасыннар,
Матур иделәр бит, өзгәндә...

Ачык тәрәзәдән җил искәндә,
Уянгандай, ахры, сискәнеп,
Кузгатырга тырышып сулган таҗын,
Куя алар кинәт тирбәлеп...

Туган болыныннан искән җил, дип,
Алданамы йокы аралаш?..
...Үлем белән яшәү арасында
Бара шулай соңгы тарткалаш...
...Нишлисең син, бәндә?! Күзең ач!!!
22-23.10.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Өзелгән гөлләр... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 280-281 бб.