Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Карт буйдак зары

Дата написания: 
17 марта 2021

Инсур Мөсәнниф
Карт буйдак зары
Уены-чыны бергә

Өйләнергә булдым әле –
Өлгереп җиттем бугай,
Җитмешне уздым бит инде,
Күпме йөрермен шулай.

Кызлар сайлыйм – булгач, булсын,
Җирдә, дим, иң чибәре.
Тын алышы – сулыш түгел,
Булсын оҗмах җилләре.

Берсен күрдем, ай Илаһым,
Аягының төзлеге!
...Ярый әле күреп калдым
Йөзенең сөмсезлеген...

Берсен күрдем, бигрәк чибәр,
Йөзе балкый нәкъ айдай!
Түбәнерәк күз ташласам...
Аяклары... дугадай.

Берәү килә, иреннәре...
Яңа пешкән чиядер!.
Әмма менә борын гына...
Болытларга тиядер!

Берәү килә, борын матур,
Күккә дә чөелмәгән...
Тик ирене калынырак...
Эшләнеп үк бетмәгән...

Берәү килә, ул муены!
Аккош икән дип торам!
Ярый, тешен күреп калдым...
Йөземне читкә борам...

Берәү килә, көлгән иде,
Тешеннән күз чагылды!
Тик атлавы әллә ничек –
Тигез җирдә абынды...

Берәү килә, атлаулары
Хәтта үзәк өзәрлек.
Тик маңгае алга чыккан...
Хәтта үгез сөзәрлек.

Берәү килә... их, маңгае!
Маңгаенда чәчләре!
Тик чәчләре ике бөртек,
Башы да пеләш әле!

Берәү килә, чәчкәйләре...
Ай нурында үскәнме?!
Тик сипкеле... бигрәк куе,
Әллә тутык төшкәнме?!

Берәү килә... Ай-һай гүзәл!
Төшкәнме әллә айдан?!
Тик шунысы – билдән түбән
Артык нык юанайган.

Берәү килә, биле нечкә,
Бал кортымы, диярсең...
Югарырак бер карасам...
Колаклары иләмсез!

Берәү килә, колаклары
Матур бит, сөйлә, әйдә!
Түбәнерәк бер карасам...
Биле юк бөтенләй дә!

Яшьләрски кием кигән.
Их, бер гүзәл килә бит!
Алга үтеп, бер карасам...
Туксан яшьлек бер әби...

Сайлый торгач, тәки таптым!
Каршына чыгып бастым.

Тик сылуым, мин сүз каткач,
Бик каты тузып китте:
– Кит юлымнан, сантый картлач! –
Дип, ярсып, узып китте.

...Их, егетләр, уйланыгыз:
“Яшәп калыйм уйнап-көлеп,
Акыл керсен әле”, – диеп,
Көтеп утырсаң була...
Юләр чакта өйләнегез,
Акыл кергәч, соң була.
17.03.2021.