Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

САБЫЙ ЧАККА КАЙТЫП БАРАМ

Дата написания: 
31 мая 2022
Заметка: 

Бу шигырьнең берничә вариантын язып карадым. Икесен калдырдым. Мин үземнең шигырем хакында хөкем итә алмыйм - алар миңа барысы да менә дигән кебек. Укучылар хөкеменә чыгарам...

Инсур Мөсәнниф
Сабый чакка кайтып барам
Уены-чыны бергә
Картайгач, сабый акылы керә, ди.
Халык әйтеме.

Өлкәнәйдем инде, һәр ел саен
Арта бара еллар саны.
Ә картайгач, кайбер адәмнәргә
Керә, диләр, сабый аңы…

Картаюның да бит бардыр чиге…
Яшьлек кебек, артта кала…
Шул чикләрне узгач, ниләр булыр,
Аны белә бары Аллаһ!

…Ел артыннан еллар уза тора,
Картлык чиген узып барам.
Инде, димәк, мин дә, ахры, шулай
Сабый чакка кайтып барам.
31.05.2022.

2нче вариант
Инсур Мөсәнниф
Сабый чакка кайтып барам
Картайгач, сабый акылы керә, ди.
Халык әйтеме.

Өлкәнәйдем инде, һәр ел саен
Яшем саны арта бара.
Картаюның да бит бардыр чиге…
Яшьлек кебек, артта кала…

Әйе, һәр нәрсәнең чиге бардыр…
Миннән дә ул читтә калмас...
Шул чикләрне узгач, ниләр булыр,
Аны белә бары Аллаһ!

…Еллар алга чаба һич туктамый,
Картлык чиген узып барам.
Инде, димәк, мин дә, ахры, шулай
Сабый чакка кайтып барам.
31.05.2022.