Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Татар халык иҗаты (Татарское народное творчество)

Примеры татарского народного поэтического творчества

Примеры татарского народного поэтического творчества

Дата написания:
03.07.2026

Татар халык авыз иҗаты
И, АЛЛА...

И, Алла, Алла, Алла,
Алсаң да, мине алма.
Беткәнме ни карт-коры,
Кемнәр инде чак йөри.
3.07.2026

Дата написания:
09.07.2025

КИЛӘ, ЯВА БЕР БОЛЫТ
Татар халык сүзләре, Рәис Ханнанов көе

Тормыш бит ул, бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.

Кушымта:
Килә – ява, килә – ява,
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Дата написания:
23.03.2025

Каһәр төшсен, рәхмәт төшсен...

Каһәр төшсен Николайга –
Ике сыер саудырды.
Рәхмәт төшсен Сталинга –
Бер сыерсыз калдырды.
23.03.2025

Дата написания:
06.03.2025

Әнкәй мине, тапкач та...

Замана хатыннарының иске заман җыры:
Әнкәй мине, тапкач та,
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын, димәгән.
6.03.2025

Дата написания:
14.01.2025

Татар халык җыры
ӘЙДӘ, БАРЫЙК УРМАНГА

Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана.
Без яшәгән чорларга да
Килде рәхәт замана.

Дата написания:
25.12.2024

ЗАМАНА ЗИМАГУРЫ ҖЫРЫ

Дата написания:
14.09.2024

Халык җыры
КАЙТА АЛСАМ...
***
Безнең дә ихата арты озын кура,
Канат очы талган кош куна.
Беребез генә, ләй, анда, лай,
Беребез монда, лай,
Җәйгән җылы урыннар буш куна...
Аһ, җанашым, сары ла сандугач!
Исән-сау кайта алсам, ишегең ач!..

Дата написания:
31.08.2024

ЭХ, ТАЛА, ТАЛА...
Татар халык җыры

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Кушымта:
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Дата написания:
11.06.2024

Шушы татар халык әкиятен интернеттан эзләдем, таба алмадым. Хәтердән үзем язарга булдым, 55 еллап элек укыган идем... Заманында мин укымаган, белмәгән татар халык әкияте юк иде!..

Дата написания:
20.05.2024

Татар халык җыры
САГЫНЫРСЫЗ, МИН БУЛМАМ

Күпер аслары күк томан,
Күпсенмәгез, күп тормам.
Айлар торсам, еллар тормам,
Сагынырсыз, мин булмам...
20.05.2024

Дата написания:
20.05.2024