Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БЕРЧАК КИТӘ КЕШЕ...

Дата написания: 
27 октября 2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕРЧАК КИТӘ КЕШЕ...

Берчак китә кеше шушы Җирдән,
Йомыладыр якты күзләре.
Аның белән китә мәңгелеккә
Әйтелмәгән җылы сүзләре.

Берчак китә кеше гүзәл Җирдән,
Югаладыр якты эзләре.
Аның белән китә мәңгелеккә
Кылынмаган изге эшләре.

Аның белән китә мәңгелеккә
Язылмаган сәлам хатлары...
Әйе, китә кинәт барысы да...
Язмыш бит ул шулай катлаулы...

Телефонны үз итмәсә әгәр,
Әниләргә хатлар языгыз,
Онытылмас өчен җиде көннән,
Изгелекләр кылып калыгыз!

Исән чакта... йөрәк җылыгызны
Кеше күңеленә салыгыз...
Исән чакта... әйтеп калыгыз,
Исән чакта... язып калыгыз,
Барып җитсен сәлам хатыгыз...
Исән чакта... тере мәет түгел,
Исән чакта... тере булыгыз!
Изге җанлы КЕШЕ булыгыз!
23-27.10.2022