Инсур Мөсәнниф
БӘХЕТ МИКӘН, ӘЛЛӘ БӘХЕТСЕЗЛЕК...
Туган җирен адәм сайлап алмый:
Туа кеше шәһәр, авылда.
Туу бер хәл, аннан яшәү кирәк,
Бирешмичә барлык давылга.
Тарихта бар төрле вакыйгалар,
Бүген дә ул шул ук – катлаулы...
Газап катыш бәхет, дияр идем
Тормыш юлларыннан атлауны.
Бәхет микән, әллә бәхетсезлек,
Авылларда безнең туулар?
...Мәңге истә калды, киң селтәнеп,
Печән чабу, утын ярулар...
Тәгәрәшеп үстек чирәмнәрдә,
Истә буа, балык тотулар...
...Үскәч, әйдәде юл калаларга,
Шунда булгач эш һәм укулар.
Шул каланың маңка малае да
“Колхозник” дип эре чирттерде,
Әмма “колхозниклар” сынатмады.
Галим булды... Гөлләр үстерде...
“Город”ларның чиртеп борынына,
Котыпларны хәтта яулады.
Кара алтын тапты, диңгез кичте...
Илгә яңгыраган дан алды!
Гаеплиләр, ник киттегез, диеп,
Ташлап газиз, туган нигезне?
Китә инде, матрос булу өчен
Күчерсенме ни соң диңгезне?
“Шагыйрьләр бит авылларда туа,
Аннан кача шаулы шәһәргә”, –
Шулай диеп кайчак битәрлиләр
Авыл, диеп, язсаң әгәр дә.
Шагыйрь һәрчак кеше күз алдында...
Шуңа инде бик тиз күрәләр...
Алар гына түгел, мисал өчен,
Кача шофер, кача... түрәләр.
Туган җирен кеше сайлап алмый,
Сайласа да яшәү урынын.
Кайтса, елый ятып чирәменә,
Бала сыман, тартып борынын.
“Кайда туган, шунда кирәк булган”, –
Диләр иде элек халыкта.
“Туган җирдән торган җир яхшырак”, –
Шулай диләр соңгы вакытта...
Беләм, авыллылар менә тагын
Гаеп угын миңа төбәде...
Сагынып яшәү – үзе бер бәхет ул!
Бары булсын саг(ы)ныр төбәгең...
...Бәхетсезлек микән, әллә бәхет,
Тумышларың булса авылда?
Бәлки, төгәл җавап табар кемдер
Шушы сорау аңа кагылса...
Җавап табар, бәлки, исән чыкса
Үзгәрешләр чоры-давылдан...
Бер җавапсыз шундый сорауларда
Бар тарихы илнең чагыла...
Кешелекнең юлы чагыла...
5-6.12.2022