Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ХЫЯЛЫЙ ШАГЫЙРЬ
Кышын шигырь язмадым мин –
Каләмдә туңды кара.
Чөнки туңды күңелем дә –
Бу дөнья кая бара?!
Инде яз да ишек какты...
Күгәрчен гөрләп йөри...
Тик шунысы – күңелдәге
Карны кем килеп көри?
Күгәрченгә ике дөнья –
Бер морҗа, тамагы тук.
Әллә шулай тоеламы?..
Кош телен аңлаучы юк...
Кош та белми минем хәлне:
“Көр, гөр” – дип, ары очты...
Тик калдырды каурый каләм...
Хәзер мин шуны очлыйм:
Күңелдәге, дөньядагы
Туң карларны һәм бозларны
Эретер һәм агызыр
Көчкә ия (бу – хыялдыр?)
Булмасмы язып бер җыр?!
6.03.2024.