Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шагыйрьләр (Поэты)

Дата написания: 
05 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Шагыйрьләр
Уены-чыны бергә

Җитмеш төрле һөнәр белә
ошбу Җирнең шагыйрьләре,
Шагыйрьләр бит, о-о-о, алармы,
барлык эшнең маһирлары!

Кирәк икән, “эһ” тә дими,
бар дөньяны коткаралар,
Гаеп эшләр кыла калсаң,
хөкемдарлык башкаралар:

Аңсыз бәндә тәртип бозса,
ияләшсә “яшел елан”,
Дөрес юлга кире кертә –
Үгет укый, ипкә сала.

Кирәк икән, былбыл булып,
Талга кунып, и сайрыйлар!
Бар җаннарны аклый, пакьлый,
агарталар һәм сафлыйлар.

Шагыйрьләрме?.. Алар шундый,
бары кәгазь, каләм булсын!
Һәм табылсын тыңлаучылар –
авыл булсын, Галәм булсын...

Сөя алар, янып, көеп,
шигырь саен бер чибәрне,
Сагышланса, белмим инде,
күз яшьләре бер кибәрме?

Шагыйрьләрнең бер кавеме
Аллаһыны шаккаттыра –
“Таң да атты...”, – диеп язып,
Бары алар таң аттыра...

Алар моны язмый калса,
Кояш көн дә чыкмас иде,
Яңа көн дә тумас иде –
Җирдә тормыш булмас иде!..

Бар нәрсәдә эшләре бар,
Шуңа Җирдә эшләр бара!
...Чынында да бу бит шулай –
Шагыйрьләрсез яшәп кара!
5.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шагыйрьләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 307-308 бб.