Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Һаман бер балык башы...

Дата написания: 
10 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Һаман бер балык башы...

Бөек Русьтә һәрбер түрә
Алтынга тиң – бик яхшы!
Алар начар, дип, кемгәдер
Сүз әйтеп кара каршы!

Берсе начар сүз әйттермәс,
Өзгәләп ташлар хәтта!..
Күрергә, дип, чаба халык
Түрәләр килгән чакта.

Арта барсы... Арта ел да
Яшәеш сыйфаты да...
Әйтелмәгән сүзләр арта
Түрәләр хакында да...

Этләр өрә, бүре йөри,
Никадәр сөйләсәң дә.
Бүре ул урманга карый,
Эт кебек, бәйләсәң дә...

Бүген сарык тиресендә
Бүренең барысы да –
Халык “тунын” үзе сала,
Юк аны туныйсы да.

Шул бер балык башы инде –
Башыннан чери балык...
Җитәкчеләр яхшы булгач,
Ник начар яши халык?
10.02.2020.