Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зәһәрлек

Дата написания: 
09 марта 2020

Инсур Мөсәнниф

ЗӘҺӘРЛЕК
Чынбарлык

...Зәһәр кеше иде, гомер буе
Яшәде ул кеше куркытып.
Зәһәр чәчте, вазифасыннан
Түбәннәрне усал кычкыртып.

Менә шуннан тәм-ямь таба-таба,
Яшәде ул шулай очынып.
Өйдә чакта ничек түзде икән
Китмәс өчен кинәт “ычкынып”,
“Доза” алмый, көн һәм төн чыгып.

Олыгаеп, инде эштән киткәч,
Тәмам телсез калып, тотлыгып,
Агуларын чәчә алмый, үлде,
Үзе зәһәренә тончыгып.
9.03.2020.

1) Мөсәнниф Инсур. Зәһәрлек. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 308-309 бб.