Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ХЫЯЛЛАР

Дата написания: 
12 августа 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ХЫЯЛЛАР

...Телим, яңәшәңдә, язгы таңда,
Кочагыңда синең эрергә.
Син телисең икән, язгы ташкын,
Бозлы, салкын суга керергә.

Айлы тын кичләрдә, серле төндә,
Килә бердәнберең буласым.
Син сулаган һава – җанга дару,
Шул hаваны килә сулыйсым.

Иренемне терәп иренеңә,
Әй, үбәсем килә, үбәсем!
Битләреңне алып куш учыма,
Яратасым килә, сөясем.

Телим, он(ы)тып шушы бар дөньяны,
Синең хакта гына уйларга.
Яшь-җилкенчәк кебек, җитәкләшеп,
Иркен болыннарны буйларга...

Чыклы сукмак буйлап үткәнсеңдер...
Шул сукмактан килә үтәсем.
Билләреңә кадәр суз(ы)лып төшкән
Толымнарың килә сүтәсем...
Чәчләреңнән килә үбәсем.

Томра таңда, төшеп исләреңә,
Елатасым килә, үксетеп...
...Әмма болар – татлы хыял гына...
Синең янда – башка ир-егет...
12.04.2005, 10-12.08.2024.