Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТӘМАМЛАНМАГАН ШИГЫРЬ

Дата написания: 
20 октября 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘМАМЛАНМАГАН ШИГЫРЬ

Агач яшел әле, әмма инде
Яфракларын ачы җил талый...
Ә алары, миңа сыкрап карап,
Ярдәм итче, диеп, зар елый...

Ничек ярдәм итим, үзем дә бит
Шул чамарак – сезнең хәлдәмен...
Календарьлар, өзеп көннәремне,
Гомеремне алга әйдәли...

Сез бәхетле, менә кышлар узар,
Яшәрерсез язын яңадан.
Тик мин инде кире кайта алмам,
Мәңгелеккә китсәм кабалан...

Сез аңлыйсыз микән гомерләрнең
Җир йөзендә кыска икәнен...
Ә мин беләм, беләм шуңа нигә
Чарасызлык үзәк өзгәнен...

Сез калырсыз, миннән соң да җилдә
Озак вакыт шулай шауларсыз.
Сыйпыйм кәүсәгезне, миннән соң да
Кул җылымны, бәлки, сакларсыз...

Бары шулай ярдәм итә алам,
Кышын, бәлки, сезне җылытыр...
Сез дә мине, бәлки, онытмассыз,
Ә башкалар, бәлки, онытыр...

...Шигыремнең әле ахыры юк
(Зарыктырам, бәлки, халыкны),
Димәк, миңа Ходай бирә әле
Аны тәмамларга вакытны...
29.09.-20.10.2025