Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ДӨНЬЯ ХӘЛЛӘРЕ, яки Брежнев Бабайны сагыну

Дата написания: 
19 января 2023
Заметка: 

Фото из интернета - yaplakal.com

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ ХӘЛЛӘРЕ,
яки Брежнев Бабайны сагыну

Дөньяларга бер бактым да,
Үткәннәргә күз аттым.
Бу дөньялар кая бара?
Тора-торып шаккаттым.

Дөньяларны рәткә салган,
Шул бабайны сагындым.
...Кемдер көлде. Үлеп киткәч,
Өннәре тиз тыгылды.

Дөньялар бик тиз үзгәрде,
Дөньялар артка китте,
Бар халык хәер сорашты,
Шундый хәлләргә җиттек.

Төрле мәзәк чыгардылар,
Сөйләделәр и тәмләп.
Хәтер кыска – оныттылар
Чәчәк аткан чорда кемнәр
Барган илне җитәкләп.

Һаман йөри ул мәзәкләр...
Тик хәзер сагыналар.
Тиен санап, күккә карап,
Догалар укыналар.

Татар акылы – төштән соң, ди...
Монысы чеп-чи ялган.
Бар илнеке шундый бит ул!
Кәкре каен терәп торган
Ул син бит ул, мин бит ул!
15-19.01.2023