Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КЕМ КЕМНЕ?

Дата написания: 
09 февраля 2023

Инсур Мөсәнниф
КЕМ КЕМНЕ?

2023 елның 6 феврале иртәсендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиядә 6217 бина җимерелгән, 24350дән артык кеше һәлак булган, 87330 кеше яраланган һәм каза күргән, Сириядә һәлак булучылар саны 3513, яраланучылар 5245 кеше исәпләнә... (интернеттан мәгълүмат 2023 елның 10 феврале иртәсенә һәм алар үсеш ягына үзгәреп тора).

Кеше табигать белән көрәшә,
Табигать – кеше белән.
Табигать – бәла-казасын салып,
Кеше – алдынгы фәнен кулланып,
Тырнагы, теше белән.

Тартышалар, һәм дә дошманлыкта
Аларга юктыр... тиңнәр!
Ә Аллаһ күктән күзәтеп тора,
Куркып һәм өркеп, фаразын кора:
Кем кемне кайчан җиңәр?
9.02.2023