Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Ләхет
Шаярудия
“Ләхетем син...”
“Сөюсез бу тормыш ләхеттер...”
Р.Усманова. “Сагындым мин сине, сагындым”
Сөю юк икән – ләхет...
Сөю килсә дә, ләхет...
Сөйсә дә – ләхет,
Көйсә дә – ләхет...
Күптән көтәдер ләхете...
Юк,
Бардыр инде бәхете...
Рафига өчен
Мондый сүз булу –
Үзе зур бәхет.
19.10.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ләхет. Шаярудия. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 1116 б.