Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Черки

Дата написания: 
02 декабря 2015
Заметка: 

Фото из Интернета.

Инсур Мөсәнниф
Черки

Җәй җиттеме, шушы явыз бөҗәк
Һич тә тынгы бирми җаныңа.
Әйтерсең лә, иң тәмлесе шушы -
Каныга ул синең каныңа.
“Без-без” килеп, оча баш очында,
Авызыңа хәтта кергәли!..
Оча берчә тынып, берчә шаулап
Колак яфракларың тирәли.
Ачу килеп, йорт тирәли үскән
Үләннәрне чабып ташладым:
Чөнки бары шунда оялары -
Берсе беркөн шуны фашлады.
Тирләп-пешеп, эшне бетергәчтен
Верандама кереп аудым мин.
Хәзер инде, тәмле... канлы... кеше...
Эзләп, черки... очты... ары, дим.
Яттым микән шулай ничә секунд,
Шундук килеп җиткән, ах, этҗан!..
Тагын минем канны эчә инде,
Бер секундка бары күз йомсам...
...Адәмнәр дә шулай: кайберләре
Әй безелди колак төбеңдә.
Йоклаганда гына түгел, хәтта
Ачы тешләп китә өнеңдә.
2.12.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Черки. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 169-170 бб.