Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җиңү тылда да яуланган...

Дата написания: 
29 декабря 1999

Инсур Мөсәнниф
Җиңү тылда да яуланган…
1999 елда Яңавыл районы Вәрәшбаш авылында сугыш чорында тылда эшләгән хатын-кыз хезмәтчәннәр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

«Җиңү тылда да яуланды»…
Бу сүзләр түгел ялган.
Алгы сызыктагы кебек,
Ул тылда да яуланган.
Окопларда ядрә яуса,
Басуда кар-боз яуган.
«Җиңү өчен!» - дип, кешеләр
Буразналарда ауган.
…Һәм бу һәйкәл бүген сезгә
Бүләк оныкларыгыздан.
29.12.1999.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җиңү тылда да яуланган... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 140 б.