Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ
Уены-сагышы бергә
Тиздән үтәр җәйнең соңгы көне –
Төнге сәгать уникедә...
Бу кемнеңдер соңгы җәе инде,
Бәлки, инде минеке дә*...
Хатын-кызлар – бәхетле ул, әле
Аларның бит чуагы** бар...
Ир-атларның гына, «сәгать сукса»,
Җәйне күрми тагын бер кат
Дөньялыктан узасы бар...
31.08.2025, 31.08.2026
* Мин былтыр шушы көнгә багышлап бер шигырь язган идем, быел, бераз төзәтеп, тагын куям әле. Узган елны "җәйне инде күрә алмам", дип юкка курыкканмын, Аллаһ: "Әле күрәсең әле!" – диде, ахры.
** Әбиләр (хатыннар?) чуагы – (рус.) «бабье лето», билгеле вакыты юк, һава торышына карап, ягъни сентябрьдә 18-25+ температурасы урнашкач, башлана.