Инсур МӨСӘННИФ
ТӘҮГЕ СӨЮ
Шаяру катыш
Олыгайган саен уйлар арта...
Чолгап ала хатирәләр.
Арттан калмый алар, ниләр кылма,
Көндез, төнен, кич, иртәләр...
Әмма кызык бер хәл: тәүге сөю,
Искә төшеп, баш катыра...
Нәкъ шул инде гади бер сәбәбе
Йөрүемнең еш аптырап...
Ул чордагы кысыр хыялларны
Искә алсаң, хәзер көлке.
Ә ул чакта кара-сары сагыш –
Яратмавы җаным өтте.
Әмма мин бу чирдән, диим инде,
Чама белән, тиз терелдем:
Даруы шул – явыз, миннән көлеп,
Бар дөньяга чәчте серем.
Уйлыйм бүген, карап сурәтләрне,
Күрмәдемме ни элегрәк:
Йөзе дә бит артык чибәр түгел,
Аягы да... чүт кәкрерәк.
Тагын бер аптыраш: еллар узгач,
Бу шигырьне зачем яздым?!
Серне чишим: синнән, явызлыгың өчен,
Кәкре аяк, үчем алдым!
18-21.12.2022.