Инсур Мөсәнниф
ОРАН
Төшим чишмә буйларына,
Тыңлыйм әле агышын.
Басар, бәлки, салкын суы
Йөрәгемнең сагышын.
Үтәр, бәлки, бу җанымның,
Белмим, нидән, сыкравы....
Тынар, бәлки, йөрәктәге
Җәрәхәтнең сызлавы...
Җәрәхәтем – үткән гомер,
Яралар ул – ялгышлар.
Яшәп булмый бу дөньяда
Алмый гына каргышлар.
Салкын сулар гына басмый
Икән йөрәк януын...
Чөнки беләм, нәрсәләрнең
Үкенечкә калуын.
Иң мөһиме – дөнья кала...
Дөнья кала – авыру.
Кичер инде, дәваларга
Табалмадым даруын.
Авыруы – битарафлык
Кешеләрнең җанында.
Кичер, дөнья, бетә калсаң –
Мин гаепле барсына.
Гаеплене эзләмәгез,
Тыныч гомер итегез.
Юк, юк, гаеп түгел СЕЗДӘ!
Мине хөкем итегез.
Гаебемне таныйм, әйе,
Ярлыкау да сорамыйм...
Бәлки, аны син табарсың –
Кеше, сиңа ораным.
21-24.08.2015.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Оран. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 168-169 бб.