Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Мәхәббәт шуклыклары,
яки Кыз зары
Тел чарлау (бер шигырьне укыганнан соң)
Шулкадәр яратадыр инде,
Уйлап-нитеп тормаган –
Ишек алдан, кер бавыннан
Лифчигымны урлаган!
Акча каян җиткерим мин,
Ярым булгач дивана...
Хәзер юган керләремне
Эләм бары ваннага.
15.01.2022
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мәхәббәт шуклыклары, яки Кыз зары. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 123 б.