Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тамчы-табышмак

Дата написания: 
24 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Тамчы-табышмак

Кояш көлә, күзен кыса,
Чык урамга, уйна, ди.
Дустыңны да чакыр әле,
Корабың да куйма, ди.

Кыеклардан өй буена
Тамчы тама тып та тып.
Шул тамчыдан диңгез була –
Карап торам шаккатып:

Тамчыларның гайрәте зур –
Тамчыдан күл җыела.
Җыела да, гөрли-гөрли,
Диңгезләргә агыла.

Тамчыкай ул, ай-һай, көчле,
Тама-тама таш тишә!
Көче каян – табышмакны
Алырсың микән чишә?

Кечкенә ул, әмма анда
Хәтта Кояш чагыла!
Кояш аңа ничек сыя –
Бер табышмак тагын да!

Моңа җавап табар өчен
Кирәк тизрәк үсәргә!
Үскәч инде, мөмкин булыр
Бик күп серләр чишәргә!

Үсү генә җитми әле,
Кирәк бик зур белем дә!
...Шуңа озак уйнамадым,
Кереп киттем өемә,

Укыйм күбрәк – килә тизрәк
Табышмакны чишәсем!
Монда исә юл күрсәтә
Китап – белем чишмәсе!
18-24.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тамчы-табышмак. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 242-243 бб.