Инсур Мөсәнниф
Аһ, каеннар...
Ходай биргән, ахры, озын гомер –
Зур болында үсте ялгыз каен,
Әтиме ул, әниме, ник ялгыз –
Белмим дөресен һич тә тәгаен...
Ә төбендә – яшь бер каен кызы,
Назга чумып аның кочагында,
Эреп китеп кояш нурларында,
Шуклана да иде кайчагында...
...Килде беркөн яшьләр, бәйрәм микән,
Табын корды каен тирәсендә;
Һәм күрде ул шайтан биюен дә,
Исерекләрнең бил көрәшен дә...
Учак якты алар, ә ялкыны
Өтте нәни нәфис яфракларны.
Хәмер акты инеш булып, хәтта...
Диңгез-дәрья булып кайчакларны.
Каен-нарасыйның, төбен таптап,
Сындырдылар нәфис ботакларын,
Имеш, тешли явыз кансыз черки
Нәфис ялан кул һәм аякларын.
Ялварды ул: “Зинһар, тимәгезче,
Мине сындырыгыз һәм кисегез!
Аның әле, ныгып, үсәсе бар!
Аһ, күреп торасыз бит үзегез!”
Тик кешедән янә дә хайванга
Әверелгән моны аңлыймы соң?!
Исерек хәлдә ни кылганнарын
Хәтта айныгач та барлыймы соң?
Китте алар... Калды ярым сынган,
Каты яраланган каен кызы...
Кояш бәлки ярдәм итәр иде...
Ә таңгача, ай-һай, ничек озын...
Көн арты көн шулай үтә торды,
Каен кызы һаман сулды, сулды...
Аңа карап, янәш каенкайның,
Йөрәккәе сыкрап, күң(е)ле тулды,
Ә үзе... ә үзе кайгыданмы,
Башын түбән иде, һәм сыгылды...
Әмма чиге бар бит һәр нәрсәнең –
Беркөнне, түзмичә, шартлап сынды.
...Тик гаҗәеп хәлләр күп дөньяда –
Төпсәдән чишмәдәй сут ургылды!
Яшь каенның кипкән иреннәре
Яшәү көче эзләп, аһ, сузылды!
Янә сулыш алды тамырлары,
Кипкән яфраклары яшелләнде,
Зәңгәр күктә чиләк-чиләк яңгыр
Алып килгән болыт яшенләде!
...Авыр төзәлсә дә яралары,
Күккә сузды чугын каен кызы.
Аһ, адәми затлар! Аһ, кешеләр!
Табигатьтән... фәһем-аң алыгыз!
25-26.02.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Аһ, каеннар... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 212-214 бб.