Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чыгарбызмы бу саздан?*..

Дата написания: 
22 марта 2022

Инсур Мөсәнниф
Чыгарбызмы бу саздан?*...

Дөньяларны басып китте
Урыс телле... “башкортлар”
Милләт өчен “көя” торгач,
Әйләнделәр манкортка.

Татарлар да һич калышмый –
Хак бит инде, үчекмәң!
Бу “хикмәт”кә йөрәк өшеп,
Җан болай да күшеккән.

“Ник урысча яза соң ул?” –
Бу сорауга аңлатма:
– Укучы юк! Аңлаучы юк
Үз телләрен, их, батька**!

Үз телеңдә бер сүз әйтсәң:
“Говори, – ди, – по-русски!
Надоели басурманы,
Разорвать бы на куски!”

Интернетта “сугыш” бара,
“Кораллары” – бәдрәфтән.
Хак сүз әйтсәң, һөҗүм куба
Дүрт, ун, утыз... тарафтан!

Сез күрсәгез кемнең кемгә
Нинди пычрак чәчкәнен,
Кемнәр кемне кая куа –
Үрә торыр чәчләрең!

Башкорт “өрә” татарларга,
Ә татарлар – башкортка.
Бу “алыш”ның сәбәпләрен
Сылтыйм бары баш юкка.

“Бердәмлектә – көч!” икәнен
Алар яхшы беләләр.
Берләшмәсен, дип шүрлиләр,
Шуңа безне бүләләр.

Тел бүләләр... Җир бүләләр,
Хәтта кабер ташларын!
Җир бит уртак – Ходай биргән,
Бүлмәң, атаң башлары!

Бүлә торгач, ирештеләр –
Теләгәнен “аткарды” –
Телләре дә бетеп бара
Башкортның һәм татарның.

Ниятләре изге иде –
Саклау туган телләрне,
Тик бездә бит килеп чыга
Нәкъ киресе теләкнең...

“Бердәмлектә – көч!” икәнен
Күптән белгән бабайлар.
Тик киреcен тукый хәзер
Унбиш яшьлек “агайлар”

“Бүлгәлә һәм хакимлек ит!” –
Таныш сүзләр, хакмын бит?!
“Эт талашмый тынышмый”, – ди...
Тынышырга вакыт бит!

Татар, башкорт берләшсәме?!
Хәтта куркам фараздан...
Берләшмичә мөмкин булмас...
Бәлки, булыр бераздан...
Чыгарбыз бит бу саздан?..
* Мин хәзер мындый (мондый) шигырь язырга (язарга) яраймы (ярыймы) икәнен дә белмәем (белмим). Көн-төн яңы (яңа) указ-приказ-законнар чыгаралар, Аллам сакласын берүк!
** Батькә, батька – татар теленең төньяк-көнбатыш сөйләшендә – эндәш сүз, бәлки, якынча “абзый”га, “иптәш”кә туры киләдер, чөнки аларны өлкәннәргә карата да, кечеләргә карата да кулланалар.
20-21.03.2022.