Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАРТЛЫГЫМНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ

Дата написания: 
24 марта 2023

Инсур МӨСӘННИФ
КАРТЛЫГЫМНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ

Автордан. Бу шигырьне яза башлаганда фикерләрем бөтенләй икенче кебек иде. Тик уйларым (Аллаһы Тәгалә?) әллә кая алып кереп китте дә, уйлаганым-ниятемнең киресе диярлек килеп чыкты! Валлаһи-билләһи газим-икмәктер!).

«Картлык басты инде...», – диләр.
Кемне баскандыр, белмим,
Җилкәмне нидер басканын,
И карыйм, карыйм – күрмим!

«Картлык» диеп, уфтаналар,
Картлык әллә... яшьме ни?!
...Бүген миңа ишек какты...
Картлыгымның яшьлеге!

(Кем ничектер, мин әлегә
Унсигездә – яшьнимен!
Адашмаган, килеп кергән
Шуны сизеп, яшьлегем!).

Каршы алдым, колач җәйдем:
«Кил әле, – дип, – озакка!»
Ул үзе дә сизми калды –
Бикләп куйдым йозакка!

Тик йөрәгем нык кисәтте:
«Чәбәләнмә, и, картлач!
Гаепләмә, нидер булса,
Ишекне үзең ачкач...»

Күкрәк кактым – мин һаман яшь,
Ир-егет бирешми ул!
Яшьлек кадәр яшьлек белән
Түзәме күрешми ул:

«Хикмәт яшьтә түгел бит ул,
Яшь булса күңел һәрчак!
Әгәр җанда яшьлек икән –
Йөрәктә дә – шул яшь чак!

Картлыкның да яшь чакларга...
Бикле түгел капкасы!..
Картлыкта да килә бит ул
Шук яшьлеккә кайтасы!..

Яшьлек – бары бәйле миңа,
Утырмыймын яшь сыгып!
Буладыр бит картлыкның да...
Балачагы, яшь чагы –
Егет чагы, шәп чагы!»

...Мине бүген картлык түгел,
Яшьлегем килеп басты...
...Әмма кинәт чәнчеп алды,
Шул, каһәр... йөрәк, ахры.
21-24.03.2023