Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Шагыйрь бит ул”, – диләр...

Дата написания: 
27 августа 2020

Инсур Мөсәнниф
“Шагыйрь бит ул”, – диләр...

“Шигырь яза бит ул”, – диләр кайчак...
Төрле була бары мәгънәсе...
Кемдер әйтә зур соклану катыш,
Кемдер исә көлә, янәсе.

Мең-мең сүзне шигъри эретергә
Мең градуслы кайнар кан кирәк...
Гади сүзне сихри сер итәргә
Мәңге тынмас янар җан кирәк...

Хәер, шагыйрь шул ук адәм кебек:
Башы, кулы, калган гәүдәсе...
Туа, үсә, укый... гүргә керә...
Әйе, шул ук Алла бәндәсе.

Хәтта шагыйрь, кайберәүләр кебек,
“Салу” сүзе белән данлыдыр
(Гафу сорыйм инде, йөзен чытса,
Моңа риза булмый кайсыдыр...):

Балыкчылар – көн дә кармак салмый,
Эчүче – бер-ике йөз грамм “салмый”,
Шагыйрь исә – гади генә сүзне
Могҗизалы шигъри юлга салмый,
Түзә алмый! Сулый, яши алмый!

...Шагыйрь булу өчен бик мул кирәк:
Бу дөньяда ни бар, шул кирәк...
Күңел тулы шатлык, зар кирәк...
Бәлки тагын сөйгән яр кирәк...
Әйттем инде – ...янар җан кирәк...
Ярый, соңрак аз-маз сан* кирәк:
Тәмуг газаплары кичкән өчен,
Аннан исән-сау үткән өчен
Бер чеметем генә... дан кирәк...

Әйе, шагыйрь шул ук кеше инде,
Әйе, шул ук Алла бәндәсе,
Әмма бар тик серле бер гыйлләсе*...
Ул бит – Алла аңа серле каләм
Һәм уй биргән талант иясе!
* Сан – хөрмәт, игътибар.
** Гыйллә – сер, хикмәт.
27.08.2020