Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мәңгелек яу

Дата написания: 
09 мая 2020

Инсур Мөсәнниф
Мәңгелек яу

Һәр ел саен язлар кабатлана...
Тагын үтеп китте Җиңү язы...
Җиңүчеләр сафы сирәгәйде –
Каршылады аны бик-бик азы...

Миллионнар калды яу кырында,
Кемдер күрде Җиңү әләмнәрен.
Алар алып кайтты Туган илгә
Шәһитләрнең* соңгы сәламнәрен...

Сугыш үтү белән яу тынмады –
Күтәрделәр илне яңабаштан.
Икәү, өчәү өчен эшләделәр,
Әрнү, яраларга карамастан...

Ничек истән чыксын канлы көннәр...
Атакада ауган иптәшләре...
Аңладыкмы сагыш-әрнүләрен
Күргән чакта саран күз яшьләрен?

Бер-бер артлы ауды ветераннар**...
Җир куйнына кереп ятты алар...
...Бары яуда ауган иптәшләре
Яннарына кире кайтты алар.

* Шәһит – хак эш өчен яуда һәлак булган кеше.
** Ветеран (латинчадан) – карт сугышчы.
9.05.2020