Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йолдызлар көнләшерлек

Дата написания: 
26 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Йолдызлар көнләшерлек

Зәңгәр йолдызлы сихри төн,
Зәңгәр күзле сылуым...
Сизмичә дә калганбыз бит
Сызылып таң атуын.
Күккә карап: “Керик, – дидең, -
Таң ата, кояш калка”.
Миндә аның кайгысымы
Яннарымда син чакта?
Син бит үзең минем өчен
Аем да, Кояшым да.
Ике күзең – ике йолдыз,
Маяк төн карасында.
Йолдызларны көнләштердең,
Күзләре камаштымы,
Йолдыз тулы күк гөмбәзен
Чиста күк алыштырды.
Менә бер йолдыз атылды,
Берсе, сүнеп, югалды.
Калганнары бик тиз батты,
Әйтерсең лә, җил алды.
Юкка гына күккә карап,
Йолдызларны күзләдең.
Йолдыз көнләшеп үләрлек
Гүзәл шул син, сөйгәнем.
26.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Йолдызлар көнләшерлек. Шигырь. "Кызыл таң", 7.03.1998, №44.
2) Мөсәнниф Инсур. Йолдызлар көнләшерлек. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 78-79 бб.