Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Вакыт – дәва
Кара көзләр килде, кара көзләр –
Табигатькә түгел, күңелгә.
Яннарымда әгәр син булганда
Килер иде, бәлки, җиңелгә.
Көзләр үтеп, язлар килер лә ул,
Бар шул әле озак көтәсе.
...Сабырлыклар йөген иңгә йөкләп,
Вакыт күпереннән үтәсе...
15.12.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Вакыт – дәва. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 12 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Вакыт – дәва. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 117 б.