Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юлларның бар төрлесе...

Дата написания: 
21 февраля 2018
Заметка: 

21.09.2014. По пути в д.Урал, недалеко от родника "Салкын чишмә" близ д.Асавдыбаш. Фото Инсура Шангареева. Чтоб увеличить, нажмите на фото.

Инсур Мөсәнниф
Юлларның бар төрлесе...

Юлларның бар төрлеләре...
Авыры бар, җиңеле...
Хәерлесе, уңышсызы...
Тигезе һәм түгеле...

Юлларның бар төрлеләре...
Ялгыз гына үткәне...
Я юлдашлар очраганы –
Азга яки күпкәме...

Басу юлы, олы юллар,
Кадаклысы, чөйлесе...
Юл өзеклек чорлары да...
Әйе, була төрлесе –

Ерагы һәм бик озыны!
Узганнары бер көйгә...
Нинди генә булса да ул –
Алып кайтсын тик өйгә!..
21.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Юлларның бар төрлесе. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 211 б.