Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ятим чишмәләр

Дата написания: 
12 июня 2021

Инсур Мөсәнниф
Ятим чишмәләр

Болын читләрендә, аланнарда,
Урманнарда ятим чишмәләр...
Кеше эзе төшми сукмагына,
Суын бары кошлар эчәләр.

Хәзер инде чиләк, көянтә юк,
Өйгә килә хәзер сулар да...
Чишмәләрне ләм һәм балчык баскан,
Көчләре юк һава суларга...

Ә бит алар әле хәтерлидер
Суга йөргән картый, әнине...
Чишмәләрне карап, саклап торган
Безгә гомер биргән нәселне.

Юлын бүлгәч, кая аксын чишмә,
Тирә-ягы сазга әйләнә...
Тынчу сулар сасы исләр генә
Таратадыр якын-тирәгә...

Чишмәләрне күмдек, тарихны да...
Инде хәзер кая барасы...
Әләф-тәләф иттек телебезне,
Алар бүләк иткән мирасны.

Сазга илтеп күмдек хакыйкатьне,
Аздыр моңа күң(е)ле пошмаган...
Ә бит, дуслар, ятим чишмәләргә
Бар киләчәк безнең охшаган.

Бүген берсе бетәр, аннан тагын...
Ләмгә батар, батар балчыкка...
Битарафлык баса...
Чишмәкәйләр
Ярдәм көтеп инде талчыккан...
12.06.2021.