Инсур Мөсәнниф
Гөлбакчамда
Уены-чыны бергә
Мин җәйләрне көтеп алам –
Иң яраткан мизгелем!
Шул бәхетле мәлне көтеп,
И очына күңелем!
Минем бакча – гөлләр иле,
Хәтта оҗмах бакчасы.
Хуҗа монда бары үзем –
Мин бит аның патшасы!
Кошлар сайрый, өздерепләр,
Чикерткәләр кушыла!
Хуш исләрдән кичен генә
Чак-чак киләм һушыма!
Гел-гел килә купшы гөлләр
Арасына качасы.
Кичкә кадәр, чыкмый ятып,
Мәңге шунда каласы.
Әй, чукынсын төрек иле,
Тагын Канар утравы.
Үзе ләззәт күләгәдә
Хуш исле чәй уртлавы!
Дөрес, үсми анда хөрмә,
Өрек кебек барчасы.
Монда минем иң уңганы
Бәрәңге – җир алмасы.
...Каты салкын кыш көнендә
Җир алмасы пешерәм.
Оҗмах түрем – бүлбе илем
Кат-кат искә төшерәм:
Менә тагын язлар килер,
Җирләрем дә сөрелер;
Бәрәңгеләр чәчәк аткач,
Бакча гөлгә күмелер.
Әйе, минем бүлбе илем,
Чәчәк атар ярингә*.
...Чәчәк атканын күрмәсәм,
Васыятем бар илгә:
Аяк сузсам, каберемә
Утыртыгыз бәрәңге!
* Ярингә – киләсе елга.
14.06.2021.