Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ШАЙТАН ТАЯГЫ

Инсур Мөсәнниф

ШАЙТАН ТАЯГЫ

 

Бүген төштә бик зур кырда йөрдем,

Бихисап күп матур чәчкә күрдем!

 

Берсен өзим, диеп, мин үрелдем...

Шайтан таягына... аһ, төртелдем...

 

Авыртудан әрнеп, уяндым да,

Як-ягыма сакчыл карандым да,

 

Мондый төшкә бераз сәерсенеп,

Чуалтмыйм, дип, хәтер җебен,

 

Тырышсам да искә төшерергә

Хуш исләрен һәм дә исемен дә

 

Күргән барлык матур чәчәкләрнең...

Тик, юк, булмый! Басты үрә чәчем!

 

Нык чәнечкән – истә калган бары...

Бердәнбер шул явыз җен таягы!

09.08.2020

1) Мөсәнниф Инсур. Шайтан таягы. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 27-28 бб.

Смотри также