Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер җаныма һич тә тынгы тапмыйм...

Дата написания: 
05 сентября 2019

Инсур Мөсәнниф
Бер җаныма һич тә тынгы тапмыйм...

Кая сугылырга белмим кайчак –
Җанга һич тә тынгы тапмыйм.
Кырын төшеп, күктән йолдыз санап,
Кул кушырып, тик тә ятмыйм...

Нидер эзләп, озын юлга чыксам,
Шөкер әле – һич буш кайтмыйм.
Ымсындырып, нәфес котыртса да,
Намусымны ныклы саклыйм.

Сызламаган буын булмаса да,
Әле төз һәм туры атлыйм...
Аллаһыга рәхмәт, бүген әле
Энәне дә үзем саплыйм...

Әгәр берәү ярдәм сорап килсә,
Үтенечен кире какмыйм.
Кечеләрне кече итә беләм,
Өлкәннәрне һәрчак санлыйм...

Элек динсез идем, бүген килеп,
Алла сүзен еш кабатлыйм;
Хәтер начар хәзер, тик шулай да
Бик тырышып, дога ятлыйм...

Җитмәсә дә дөнья малы, күпне
Өмет итеп, Күккә бакмыйм...
Һәм инанам: бу дөньяны һич тә
Караламыйм, бәлки пакьлыйм...

Тик барыбер, нидер җитми, нидер...
Шушы җанга тынгы тапмыйм...
Ерак офык тынгы вәгъдә итә...
Атлыйм әле, атлыйм, атлыйм...
7.08.-5.09.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер җаныма һич тә тынгы тапмыйм... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 278-279 бб.