Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Халәт (Состояние души)

Дата написания: 
21 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Халәт
Читлектәге гаярь арсланмы ни –
Ары-бире йөрим фатирда.
Хыялларда түгел, чынбарлыкта...
Бу тормышка ничек кайтырга?

Бәлки, җанга тынгы табармын, дип,
Эчеп карыйм чәй дә, кофе да.
Дога укыйм татар-католикча –
Булам мөселман да, кяфердә.

Бәлки, берәр догам барып җитәр,
Хәер, белмим, кая? Күкләргә?
Күкләр биек... ерак... ай-һай... ерак...
Йөз мең катлам кирәк үтәргә...

...Тышта, ак кар ерып, йөрештерәм,
Өйдә ятып тәмам йөдәдем...
Әмма минем җанны бөрештерә
Салкын түгел, кеше йөзләре.

Анда кеше йөзе түгел – битлек...
Ялтырыйдыр бары күзләре...
Әллә ыңгыраша – битлек аша
Аңлашыла ярты сүзләре...

Мәңге түгел – битлек бер салыныр,
Синең йөзне миннән яшергән.
Сакла, Аллаһ, “яхшы” битлек кигән
Явыз уйлы начар кешедән.

...Кар да эрер, Җир битлеген салыр,
Җир киенер янә яшелдән...
Язлар җиткән саен яшәрмәскә
Үле түгел бит ул “нәсел”дән.
19-21.01.2022.