Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ике «мин»леләр (Люди с двумя "Я")

Дата написания: 
22 ноября 2021

Инсур Мөсәнниф
Ике «мин»леләр

Бездә бар гаилә хәзер каршылыклы,
Бик күп кешеләр икегә бүленә.
Мохтар бабай сөйли:
— «Мин, ди, менә
Дошман булып йөрим үземә...
Элек чакта мин бер кеше идем,
Хәзер, малай, миндә ике «мин».
Берсе менә аның коммун яклы,
Икенчесе каршы, суккин сын!».
Һади Такташ, “Киләчәккә хатлар” (1931).

Саумы, Такташ бабай! Хәбәр итәм сиңа
(Синең кебек, озын язып тормыйм инде):
Синең чордан әле берни үзгәрмәде...
Бездә дә бихисап хәзер ике “мин”ле.

Син бит талант, бөек шагыйрь, күрәсеңдер,
Ике “минле” бүлә барлык ил һәм җирне.
Берсе менә аның бер партия яклы,
Икенчесе мактый шул “БеРдәнБеР”не.

Берсе каршы чыга теш-тырнагы белән:
“Прививка ясатмыйм, ашыкмыйм”, – ди.
Икенчесе әйтә: “Мин атарга әзер
Теге теш-тырнагы белән каршыны”, – ди.

Җәмгыятьтә әл дә ике катлам яши:
Кем черегән бай, кем һаман шул хәерче.
Хәерченең бар тик Күктә таянычы:
“И Аллаһым, түземлек һәм ярдәм бирче!”

Бер “мин” хурлый күптән чер(е)гән көнбатышны,
Икенчесе кача, состав акча төяп,
Сөйли китсәң, бик күп алар – китүчеләр
Безне кәкре-бөкре ак каенга сөяп...

Мохтар бабайдан да һич тә калышмыйбыз,
Шикәр юк бит – чәйгә салып балан, миләш,
Ике “мин”ле ике кулда алмаш-тилмәш
Болгый-болгый кызыл, чуар әләмнәрне,
Көн-төн туса, хыялларга чумып, читтән
Күзәтәбез шул бәхетле адәмнәрне.

Ә чынында хыялый син... Хыяллангансың
Коммунизм килер, дип, барлык Җир йөзенә...
Хәер, кайберәүләр яши инде анда...
Кайда, кайда?! Шул инде, шул – коммунизмда!
Димәк, син лаек күрәзәче исеменә!
20-22.11.2021.