Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зарланмыйк әле

Дата написания: 
15 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Зарланмыйк әле

“Кара кан булса да авызыңда,
Төкермә син чит-ят алдында”
Борынгылар, имеш, надан булган...
Ә моны кем әйтеп калдырган?
Дошманым бар, дисәң (бәлки бардыр),
Сиңа, ди, бу бик зур мәсьәлә,
Теләмисең икән сөенүен –
Зарланмачы юк-бар нәрсәгә.
Сере шундый гади!.. Һәрчак елмай,
Юләр, дисәләр дә, ни зыян?
Дошманнарың көйсен үзләре үк,
Кемгә ошый, дисең, шук-шаян...
Зарланабыз, әйе, барысына,
Сәбәп итеп юкны һәм барны...
Елмаю тудыра елмаюны,
Зар арттыра бары тик зарны.
15.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Зарланмыйк әле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 222-223 бб.