Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МЕНӘ ШУЛАЙ

Дата написания: 
22 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
МЕНӘ ШУЛАЙ
Атнабайча диярлек
Көн дә иртән «Великая Русь» дип,
Уяталар урыс чаңнары.
Менә тагын урыс кышы җитте,
Көрәп ява урыс карлары.
...Менә шулай яшәп яткан булам
Мин – чи татар
башкорт илендә.
1991
Әнгам Атнабай, «Менә шулай»

Ярый әле Әнгам Атнабай бар,
Укыйбыз да аны, ятлыйбыз.
Иҗатына кат-кат кире кайтып...
Туган телебезне... яклыйбыз,
Үз-үзебезне шулай... аклыйбыз,
Кеше дигән исем... саклыйбыз...

Гомер буе ХАЛЫК шагыйренең
Үзәкләрен өзгән мәсьәлә
Әле һаман урынында тора,
Үзгәрмәде әле бернәрсә...

Көн дә иртән, «бердәм Русия», дип,
«Тиле тартма» яра тамагын,
Чиркәүләре, секта, террорчылар
Татарларга сала кармагын...

Урыс кышы ел да килеп тора,
Тик тәртипсез – соңлый нигәдер...
Урыс каеннары зуррак үсте,
Юл буенда башын иядер...

Урыс киңлегендә киндерләргә
Чик-чама юк, инде нишләргә?
«Мул» урожай хәзер бары шундый,
Кеше дә юк иген игәргә...

Урыс киндерлеге тәмамлангач,
Каршы ала урыс... чүплеге...
Чүплекләрдә үскән карурманда
Көрткә чума урыс көртлеге.

Әнгам абый, бусы гына бер хәл,
Бетеп бара себер урманы,
Белмим, ничә евро һәрбер төбе,
Сатып байый урыс Иваны.

Карурманнан буш кул белән түгел,
Тотып кайтам урыс миндеге.
Урыс сауналары... Менә кайда
Урысларның күңел киңлеге!

Урыс мәе елга булып ага,
Урыс чәе түгел модада...
Урысчалап табын корсак инде,
Урыс моңы алда монда да.

Дәүләт теле ис(е)мен, юк, алмадык,
Бу хакта да инде сорасаң...
Милләтчеләр өчен татар һаман
Әллә дошман, әллә юлбасар...

Хәер, барысы да ул кадәр үк
Начар, димәс идем, бигайбә!
Мең тиражлы татар матбугаты
Чыгып килә әле һәр айда.

Оныкларым кайтса, ярый әле,
«Картатайка» диеп эндәшә,
«Урыс-татар-башкорт теле» дигән
Киш-миш телдә пока сөйләшә...

Кемнәр укыр, белмим, шигырьләрне
Язам әле татар телендә...
Менә шулай яшәп яткан көннәр,
Әллә башкорт, әллә мишәр, типтәр,
Без – татарлар – урыс илендә.
20-22.02.2021.