Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Сындыралар...
Язлар җитеп, бар агачлар
Ап-ак чәчәк атты исә,
Ботарлыйлар, сындыралар –
Исем китә моны күрсәм...
Аһ, сиреньнәр... Зәңгәрен дә,
Сындыралар акларын да...
“Нигә???”, - дисәң, һәрберебез
Сәбәп таба акланырга...
Калмый муел-шомырты да...
Исен иснәп, “исерәләр”...
Янәсе дә, гүзәллекне
Өйләренә күчерәләр...
Тик тимиләр алмагачка,
Ә чиягә – сирәк-мирәк...
“Чөнки алар файдалы бит,
Башкалары нигә кирәк?”
“Шомырт та бит җимеш бирә,
Файдалы бит ул да, димәк?”
“Ярый, шомырт җимеш бирсә,
Калганнары – бары бизәк”.
Сындыралар, сындыралар,
Алып җанга каргышларны...
...Агач нәрсә...
Сындыралар
Кайчак кеше язмышларын...
24.05.2020.