Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

БӘЛА БАШЫ ХАКЫНДА ХАКЫЙКАТЬ (27.10.-9.11.2022)

Инсур МӨСӘННИФ
БӘЛА БАШЫ ХАКЫНДА ХАКЫЙКАТЬ
Уены-чыны бергә

Ир затының бар бәласе нидә –
Кайчак йөри кызыл йөз белән,
Атлый алмый яки төз генә?
Бар бәласе – артык мавыгуда
Исерткеч һәм... хатын-кыз белән.

Кемдер әйтә:
– Туган, алар бит, – ди, –
Икесе дә Иблис затыннан...
Кайчак алар бергә кушылгалый...
Монысы инде хәтәр яманнан...

Мавыкмасак артык, тормышыбыз
Булыр иде дә бит ал да гөл...
...Кайда барма – шешә... хатын һәм кыз...
Ә калганын инде үзең бел...
Аңлагансыңдыр, дим, – чама бел...
27.10.-9.11.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бәла башы хакында хакыйкать. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 173 б.

Смотри также