Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ВАТАН КАЙДАН БАШЛАНА? (ОТКУДА НАЧИНАЕТСЯ РОДИНА?)

Дата написания: 
23 марта 2023

Инсур Мөсәнниф
ВАТАН КАЙДАН БАШЛАНА?
(Автобиографиямнән берничә юл)

С чего начинается Родина?
Михаил Матусовский.

Яланаяк чапкан чаклар...
Ата каздан качкан чаклар...
Салкыннарда «каткан» чаклар...
Көтү куып кайткан чаклар...
Күккә карап яткан чаклар...

Тумасам да монда, аны
Һәрчак сагынып кайтам!
Беләм чөнки мин яттан:
Кайда үткән балачагың* –
Шуннан башлана Ватан.
19-23.06.2023
* Балачагым Башкортстанның Яңавыл районындагы утыз йортлы кечкенә авылда – Уралда узды...