Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ИХ, УФАДА БУЛСАМ, яки ПРОВИНЦИЯ ӘДИПЛӘРЕ

Дата написания: 
17 февраля 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ИХ, УФАДА БУЛСАМ,
яки ПРОВИНЦИЯ ӘДИПЛӘРЕ

Шагыйрьләрнең кәттәләре
Бары Уфада гына.
Безгә нәрсә... безгә кала
Бары “Уф, Алла!” гына.

Ә Уфадан читтәгеләр
(Ну, шул... пе-ри-фе-ри-я*)
Читтән генә күзәтәләр,
“Уф, Алла!” – дия-дия.

Уфалылар бик юмарт, ди,
Күңелләре дә киң, ди.
Колачлары һуш китәрлек –
Барлык Уфаны иңли.

Бер-берсенә медальләрне
Өләшәләр мул гына.
Читтән генә күзәтәбез...
Кала бары шул гына.

Премияләр дә бар, диләр,
Шул Уфадагы-ЛАРга.
Уфалылар шәп яши, ди,
Уфада дуслар барга.

Язучылар – чын Пушкин, ди,
Пушкин урамы барга.
Яңа Тукай, Мостайлар да
Мөгаен, бардыр анда...

Яңа сүзлек төзиләр, ди,
Әллә чын, әллә ялган...
Тик нигәдер «тәнкыйть» сүзе
Сүзлектән төшеп калган...

Булыр-булыр, булмас, димә,
Заманалар бик авыр!
Кәгазе дә җитми әле,
Кайда ул ит һәм бавыр!

Шагыйрьләр һәм язучылар
Чит-читтә бетеп бара...
...“Эх, Уфада булсам!!!” – шул уй
Күңелне өтеп ала...

Мин дә Пушкин булыр идем,
Я, бәлки, яңа Әнгам...
Тик “деревня” җибәрми шул,
Балактан тоткан тәмам...
...Ятабыз булып әрәм.

Провинция әдибе, дип,
Атарлар инде мәңге...
Уфа шулай кушкан безгә,
Шулай кушканга...Тәңре.
* Периферия – үзәктән еракта урнашкан, башкаладагы Аллаһы Тәгаләләр оныткан төбәк.
16-17.02.2024.