Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БАЛАЧАК ҺӘМ... СУГЫШ

Дата написания: 
11 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
БАЛАЧАК ҺӘМ... СУГЫШ

Әй, балачак, калса да ул ерак,
Төшә тора һаман хәтергә.
Кеше хәтеркәе шундый кызык...
Белмим хәтта ниләр әйтергә...

Дөрес, өзек-өтек алар, тик барыбер
Булган, димәк, истә калырлык.
Роман булмаса да, ну, йөз битлек
Җилле повесть язып булырлык.

...Кино килә иде, күчмә, диләр,
Бу авылда олы-зур хәбәр.
Кино карау – нинди олы бәхет!
Ну, акчаң булса инде мәгәр...

Олыларны белмим, бала-чага
Кино карау өчен зарыккан.
“Тик олылар өчен генә” булса,
Качып карый идек ярыктан.

“Сугыш” сүзе булса, күкәй урлап,
Аны алып барып кибеткә,
Биш тиенне тотып, чаба идек
(Моның өчен бераз “эләккән”!).

...Тагын бер хатирә – бик борынгы,
Булмаса да инде бердәнбер,
Сипарат* бар иде өебездә,
Ну, авылда ике-өчтән бер.

Кызык иде аның тавышлары –
Улый ул, я гөрли тын гына.
Әнкәй аны кулдан әйләндерә,
Нидер уйлый үзе шым гына.

Әйе, бүген һаман колагымда
Ишетелә кебек тавышы –
Кайчак самолеттай улый башлый,
Я ишетелә елга агышы...

...И, уйласаң, тагын әллә ниләр
Калкып чыга ерак хәтердән.
Әмма, ничек кенә тырышсаң да,
Сакланмаган кеше хәтәрдән.

... Кинәт сугыш чыкты, илне басты
Фашист дигән соры саранча.
Хуҗа булып ил һәм җиребезгә,
Атлый кала, авыл буенча.

Самолетлар оча күктә... Оча-оча,
Куып аулый шуннан кешене!
Канэчкеч һәм явыз, ерткыч(ы)рак
Табып кара фашист ишене.

Мин бит – бала, такта капка аша
Уйнарга, дип, чыктым урамга.
Каян килде бу самолет, баш очымда
Тотынды ул кинәт уларга.

Ул куа, мин качам, йөрәккәем
Табан аска төште, чын менә!
Акырыплар елыйм, йөгерәмен,
Каян беләм (?) – куркам үлемнән.

Кинәт шунда, чәчем үрә торып,
Ярый әле киттем уянып.
Ярый әле бу төш кенә икән...
Шуңа, бахыр, ятам куанып.

Калтыравым басып, колак салам,
Кайта тыныч тормыш агышы...
Бу бит... әнкәй сөт аерта бары,
Бу бит... сипаратның тавышы!

...Балачакның шушы хатирәсе
Һаман истә йөри, он(ы)тылмый.
Әле булса, куа шул самолет,
Берничек тә аннан котылмыйм...
* Сипарат (диалект) – сепаратор, сөт аергыч.
11.01.2023