Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СИНЕҢ ӨЛЕШ, МИНЕМ ӨЛЕШ...

Дата написания: 
10 февраля 2023

Инсур Мөсәнниф
МИНЕМ ӨЛЕШ, СИНЕҢ ӨЛЕШ...

Ничә тапкыр инде дошман
Ил чигендә?
Әмма дошман җиңелер ул,
Юк шигем дә!

Ярдәм итәр идем дә бит,
Соң, ни эшлим?!
Каян алыйм Алып кебек
Мин ул көчне?!

Партизаннар* коралланган
Сәнәк тә юк.
Ул сәнәкне күтәрерлек
Беләк тә юк.

Кулым белән өзгәләргә
Көчем дә юк.
Тешем белән өзгәләргә
Тешем дә юк.

Көчем, тешем булмаса да,
Золым бар бит!
...Аңа каршы көрәшергә
Каләм бар бит!

Тагын... әле авызымда
Телем бар бит.
Чал башымда акылым һәм
Белем бар бит!

Тик әйтергә ярамый, ди,
Су.ыш, диеп.
Су.ыш сүзе синонимы
Суеш, диеп.

Шуңа, кызгансаң да алтын,
Көмешеңне,
Кертә аласың, ди, бит
Өлешеңне!

Өлешең шул – әйтә алсаң,
Тыйнак кыеп:
– Вәт бит... ярдәм итә алам...
Телем тыеп.
* 1812 елгы Ватан сугышында партизаннар Франция армиясе солдатларына каршы кулларына сәнәк, чалгы тотып көрәшкәннәр.
8-10.02.2023.