Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КЕШЕ ҺӘМ... ЧЕРКИ ЯЗМЫШЫ

Дата написания: 
16 августа 2022

Инсур Мөсәнниф
КЕШЕ ҺӘМ... ЧЕРКИ ЯЗМЫШЫ

Тарсынып бу тынчу дөньялардан,
Тәрәзәмне ачтым җилләргә...
Кай арада кереп тулган черки,
Колак төпләремдә безләргә.

Кечкенәдер, әмма канатлы бит –
Кайсы, каһәр, качып котыла.
Ә син булсаң аннан җитез(е)рәк,
Юк ителә “дошман” – сытыла.

Кеше язмышы да шуңа охшаш...
Безнең язмыш кемдер кулында:
Колак төптә шулай күп безләсәң,
Алып ташлар бик тиз юлыннан...

...Сыймый йөрәк күкрәк читлегенә...
Күңелемне ачам сезләргә:
Оча аннан хисем бар дөньяга,
Колак төбегездә безләргә.

Анда ниләр көтә аны? Билгесезлек...
Кала көтәргә һәм түзәргә...
Керерме ул кеше күңеленә?
Нигә килә яшьләр күзләргә?
16.08.2022.