Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каберегез бүген ни хәлдә?

Дата написания: 
02 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Каберегез бүген ни хәлдә?

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Байтак Геройларның кабере бүген ташландык хәлдә. Бу шигырьне мин туган көнемдә яздым... Миллионлаган совет солдатлары, ә күпләр үз гомере бәрабәренә, Җиңү яуламаса, мин булыр идемме икән? Син булыр идеңме икән?

Атакага алар күтәрелгән
Үтмәсен, дип, фашист илемә.
Алар да бит өмет өзмәгәндер
Кайтуыннан Туган җиренә.

Кайтмаганнар... Булган кайтканнар да,
Әмма хөрмәт даулап йөрмәгән.
Хатыннарын һәм дә балаларын
Затлы-затлы тунга төрмәгән.

Эшләгәннәр барлык халык кебек,
Күтәргәннәр илне яңадан.
Аннан инде, Ходай шулай кушкач,
Җир куйнына кереп ятканнар.

Җир куйнында урын иркен анда,
Беркемне дә кире какмый ул.
Күпме генә елап, сыкрасак та,
Бер киткәннәр кире кайтмый ул.

Ә без – сыкраучылар сүздә генә,
Ташландык бит кабер, күр, туган!!!
...Акчам булса, барлык Геройларга
Куяр идем алтын чардуган.

Акланырга (беләм инде, беләм!),
Иң кирәкле сүзләр табылыр.
Тик киләсе буын, башын иеп,
Нинди батырларга табыныр?
2.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Каберегез бүген ни хәлдә? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 290-291 бб.