Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мәңгелек сөю бармы?.. (Существует ли вечная любовь?..)

Дата написания: 
19 марта 2022

Инсур Мөсәнниф
Мәңгелек сөю бармы?..

Кулын куеп каш өстенә,
Капка төптә бер абзый,
Сәгать буе, кузгалмыйча,
Авыл очына карый:

“Ай-һай, бигрәк озакладың,
Көттерәсең бит, җаный!”
...Күптән вафат хатынының
Кайтуын көтә абзый.

Шелтәлиләр: “Үлгәннәр бит
Кире кайтмый, и абый!”
Мондый сүзгә җавабы бер:
“Ярый, балакай, ярый...”

“Син аларга ышанма!” – дип,
Каены җилдә шаулый...
Әйтерсең лә, ул да узган
Бәхетле чагын барлый...

Күбәләктәй, кар бөртеге
Ябык иңенә сарый...
Назлы җилкәй, сөйгәнедәй,
Ап-ак чәчләрен тарый...

...“Чәем әзер”, – диеп, абзый,
Булсын ачы җил-буран,
Сөйгәненең ерак юлдан
Кайтуын көтә һаман...
19.03.2022.