Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МИН КИТӘРМЕН, АХРЫ...

Дата написания: 
25 апреля 2022

Инсур Мөсәнниф
МИН КИТӘРМЕН, АХРЫ...

Мин китәрмен, ахры, сез калырсыз...
Калырсыз тик менә күпмегә?
Мин аптырыйм, күпме явызлык бар,
Дөнья дигән шушы чүплектә.

Барыбыз да китәчәкбез инде,
Нигә сиңа шундый явызлык?
Кидерер дә идем, ләкин булмый
Атка кидергәндәй авызлык.

Кемдер шушы Җирдә шатлык таба
Башкаларга тагып явызлык.
Ә кемгәдер тормыш мәгънәсе шул –
Кемгә бәхет бирү – зур шатлык.

Мин китәрмен, ахры, сез калырсыз...
Калырсыз да... бар(ы)бер китәрсез!
Мин көләмен сездән, и, мәхлуклар,
Артымнан бит куып җитәрсез!

Куып җитәрсез ул, Әмма минем
Күңелемдә оҗмах җилләре...
Сезне күптән гафу иткәнмен мин...
Мин – оҗмахта... Ә сез – эчкәре!
25.04.2022.