Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЧЫДАСАҢ, ТҮЗӘРГӘ БУЛА...

Дата написания: 
26 ноября 2020

Инсур Мөсәнниф
ЧЫДАСАҢ, ТҮЗӘРГӘ БУЛА...

...Тырышсаң, хәтта ки тимерне,
Бакырны изәргә була!
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Су бик салкын, дип, курыкмасаң,
Бәкедә йөзәргә була!
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Язын түгел, җәй, кышын түгел,
Сагышлар көзләрдә була...
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Язмыш язылса маңгайларга,
Сагышлар йөзләрдә була...
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Барлык гәүдәне чолгаса да,
Чылбырны өзәргә була...
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Гамәлләр күп ул үкендергән,
Озаклап сөйләргә була...
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

...Авырлыклар күп бу дөньяда,
Чыдарга, түзәргә кала...
...Яңа таңнарны көтеп,
Өмет
Өзмәсәң, яшәргә була!
24-26.11.2020