Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СӘЯХӘТКӘ ЧЫГАМ

Дата написания: 
14 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ

СӘЯХӘТКӘ ЧЫГАМ
Шаярыш катыш

Мода чыкты – чит илләргә
Сәяхәткә китәләр...
Чит-ятларны баетырга
Акча сарыф итәләр.

(Күп әкият искә төшә...
“Сәяхәтче бака”* да...
Алисаның маҗарасы**...
Радищев – баш калада***).

Кемдер булган Грециядә!
Кемдер күргән Римне дә!
Кемдер булган Канарларда!
Булган илдә... илледә!

Йөз фотосын куеп чыга,
Төшә алай, болай да:
Диңгез яры... океанда...
Я данлыклы Дубайда...

Ятып төшә, йөзеп төшә,
Барысы да күрсен, ди.
Дошманнар, ди, кара янсын,
Көнләшүдән үлсен, ди.

Кыланышлар кырга сыймый,
Мактанчыклар, уф, Алла!
...Алла бирсә****, ике көннән
Мин дә барам Уфага!
Күрерсез йөз фотода!

* «Лягушка-путешественница» – Всеволод Гаршинның (1855-1888) балалар өчен әкияте.
** «Приключения Алисы в Стране чудес» – инглиз язучысы Льюис Кэрроллның (1832-1898) әкияте.
***«Путешествие из Петербурга в Москву» – Александр Радищевның (1749-1802) повесте.
**** Алла бирсә – «Алла боерса» сүзтезмәсенең халык үзгәрткән варианты.
13-14.12.2022

Комментарии

Это юмористическое стихотворение. Ничего личного!